Норлатның “Гармония” үзәге белгечләре мошенниклардан сакланырга өндиләр

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

Норлатның “Гармония” халыкны социаль тәэмин  итү комплекслы үзәге белгечләре мошенникларга каршы “Сак бул, мошенник!”  дигән акция игълан иткәннәр. Максатлары: өлкән яшьтәге гражданнарны хәерсез адәмнәр тозагына эләгүдән саклау, кисәтү. Социаль хезмәткәрләр үзләренең карамакларында булган гражданнарга  милекләрен саклау, хокук бозучыларга крашы тору хакында сөйлиләр. Барлык өлкәннәргә хокук  саклау органнары һәм социаль хезмәтләрнең  номерлары язылган мәгълүмати белешмәләр таратыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International