Лаешның “Алтын көз” халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә шушы көннәрдә “Уңган куллар” түгәрәгенең чираттагы дәресе үткәрелгән. Биредә үзәк карамагындагы балаларга кул астындагы табигый материаллардан “теләкләр йолдызы” ясарга тәкъдим ителгән.
Күңелле күмәк эшнең нәтиҗәсе буларак балалар матур йолдызлар ясап куйганнар. Аларны исә бәйрәм чаралары вакытында ветераннарга бүләк итәргә җыеналар.