Түбән Кама “Балкыш” тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалалар ветераннарны өйләренә килеп бәйрәм белән котлаганнар

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

Бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан  Түбән Кама “Балкыш” социаль-тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар  “Милосердие” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белән берлектә ветераннарның өйләренә барып, бәйрәм белән котлаганнар.

“Балкыш”  үзәгендә тәрбияләнүчеләр сугыш турында шигырьләр өйрәнгәннәр, шулай ук ветераннарга бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырганнар.

Белгечләр сүзләренә караганда,  әлегә  сугыш чоры вакыйгаларын ветераннарның үзләреннән ишетү мөмкинлеге булганда,  элеккеге солдат һәм офицерлар белән  мөмкин кадәр күбрәк  очрашырга һәм аларга  бүгенге якты киләчәгебез өчен рәхмәтләр әйтергә  кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International