Алабуга психоневрологик интернаты "Без сезне хәтерлибез" дигән акция үткәргән

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Алабугада урнашкан психоневрологик интернат тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган "Без сезне хәтерлибез" дигән акция үткәрелгән.  Тыл хезмәтчәне Мария Евстафьева соравы буенча интернат хезмәткәрләре һәм биредә яшәүчеләр аның бакчасын җәйгә әзерләргә ярдәм иткәннәр. Шушы көннәрдә исә учреждение хезмәткәрләре 15 ветеранга котлау открыткалары тапшырганнар. Аннан тыш, учреждениенең үзендә яшәүче  тыл хезмәтчәннәрен дә бәйрәм белән тәбрикләгәннәр.
Барлык чараларны йомгаклап "Радуга" иҗат коллективы "Сугыш өткән җырлар" дигән концерт программасы белән чыгыш ясаган. 
Барлык  чаралар да патриотлык, гражданлык хисләрен тәрбияләү, өлкән буынга карата ихтирам булдыру максатларыннан чыгып уздырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International