ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Кичә Спассның "Рассвет" халыкны социаль тәэмин итү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан "Сугыш турында онытма" дип исемләнгән очрашу уздырылган.
Кичә Чистайның "Җылы йорт" приютында Җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узган.  Әлеге чара приютта тәрбияләнүчеләр, "Тормыш" доброволецлар үзәге волонтерлары һәм приют хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән.
Баулыда урнашкан "Гаилә" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә.  Җиңү көне уңаеннан биредә  хезмәткәрләр тарафыннан  "Солдатлар коткарган яз" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелгән.
Өлкән буынга карата ихтирам хисен тәрбияләү максатыннан Буаның "Гармония" үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Юра- командир улы" дигән хәйрия фильмы карау оештырганнар.
Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне Җиңү көне белән котларга Яр Чаллы медицина көллияте студентлары килгәннәр. 
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Тукай районы "Шәфкать" комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан "Без сугыш турында нәрсә беләбез?" дип исемләнгән чара үткәрелгән. 
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Чистайның "Юлдаш"  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына кунаклар килгән.  
Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан биредә рәсем конкурсы, туган якны өйрәнү музеена сәяхәт,  мәңгелек ут янына бару кебек чаралар үткәрелгән. 

7
май, 2014 ел
чәршәмбе
Теләче районы “Родник” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы тарафыннан “70 ел элек яшьлеккә кайту” дигән тренинг элементлары кергән чара үткәрелгән.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 30 нчы апрельдән алып 6 нчы майга кадәр чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 62 кеше  эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International