Чистайның "Юлдаш" интернатына "Татарстанның мәрхәмәтле йөрәкләре" җыелган

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Чистайның "Юлдаш"  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына кунаклар килгән.  "Татарстанның мәрхәмәтле йөрәкләре" - чараны оештырган Казан яшьләренең хәрәкәте әнә шулай атала. "Юлдаш" PWC компаниясе һәм Чистай педагогик көллиятеннән кунакларны да җылы каршы алган.  Алар катнашында хәйрия концерты үткәрелгән.  Кунаклар исә буш кул белән түгел, азык-төлек  җыелмалары, кием-салым кебек бүләкләр алып килгәннәр. Концерттан соң Казан кунаклары йөрми торган яшәүчеләр өчен тере чәчәкләр һәм картиналар тапшырганнар.  Бу очрашу интернатта яшәүчеләр өчен зур сөенеч китергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International