Булачак медицина хезмәткәрләре Яр Чаллы интернатында яшәүче өлкәннәрне Җиңү көне белән тәбрикләгәннәр

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне Җиңү көне белән котларга Яр Чаллы медицина көллияте студентлары килгәннәр.  Алар кызыклы концерт программасы әзерләгән. Өлкәннәр аларга ияреп җырлап, кул чабып утырганнар.  Кунаклар интернатта яшәүчеләргә күтәренке кәеф бүләк иткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International