Бөек Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Тукай районы "Шәфкать" үзәге белгечләр зур эш алып баралар

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Тукай районы "Шәфкать" комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан "Без сугыш турында нәрсә беләбез?" дип исемләнгән чара үткәрелгән.  Чара барышында сугыш геройлары турында сөйләнгән мәгълүмати сәгать, кинолар карау оештырылган. Чарадан соң узган "Без тынычлык өчен!" дигән акциядә  13 бала катнашкан.
Җиңү көне алдыннан белгечләр шулай ук сугыш ветераннары турында хәтер альбомнары, рәсем күргәзмәләре дә әзерлиләр. Тукай районының "Хәтер китабы"н әзерләү буенча да эш башланган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International