ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 50 кеше яши. Аларның 14 -  тыл хезмәтчәне. Алар, күбесенчә, ялгыз картлар. Һәммәсе өчен дә 9 май - иң зур бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Нәкъ менә шуның өчен бәйрәм чаралары интернатта апрель азагында ук башланган. 
Кама Аланы медико-социаль технологияләр кулланучы психоневрологик интернатта тернәкләндерү эшендә төп тармакларның берсе  булып патриотик тәрбия тора. Җиңү бәйрәме алдыннан интернат карамагындагы гражданнар асфальтта рәсем конкурсында катнашканнар.
Яшел Үзән "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан берничә бәйрәм чарасы булып узган.  Шушы көннәрдә авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр  өлкән буын кешеләре белән очрашканнар.  Балалар ветеран Галина Киселева янында булганнар.
Җиңү көне алдыннан Әлки "Забота" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Умницы" отряды волонтерлары белән берлектә  Бөек Ватан сугышы ветераннары янына килгәннәр. 
9 нчы май алдыннан Яр Чаллының "Ышаныч" үзәге карамагындагы Бөек Ватан сугышы ветераны Надежда Фомина янына Серафим Саровский храмы каршындагы  якшәмбе мәктәбенең яшьләр төркеме волонтерлары килеп киткән. Надежда Михайловна аларга үзенең авыр язмышы, беренче баласын көтү шатлыгын каралтып килгән сугыш  хакында сөйләгән.
Җиңү көне алдыннан волонтер-укучылар Баулының "Милосердие" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге социаль педагогы җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы ветераны Ярослав Марущак янына килгәннәр. 
Бәйрәм алдыннан Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы ветераны Виталий Миленчук белән очрашканнар. Ул балаларга сугыш чоры, аларның буыны кичергән югалтулар хакында сөйләгән.
Бүген Түбән Камада  урнашкан "Балкыш" балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелгән.
Кичә Яңа Чишмә районында урнашкан "Забота" халыкны социаль итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре балигъ булмаганнар белән патриотик-мультимедиа чара үткәргәннәр. 
Алабугада урнашкан "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү  кысаларында "Мәңгелек хәтер" дигән социаль акция үткәрү күркәм гадәткә әйләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International