Буаның "Гармония" үзәгендә сугыш турында хәйрия фильмы карау оештырганнар

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Өлкән буынга карата ихтирам хисен тәрбияләү максатыннан Буаның "Гармония" үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Юра- командир улы" дигән хәйрия фильмы карау оештырганнар.  Әлеге чарада "Преодоление" һәм "Яшүсмер" клубы әгъзалары катнашкан.  Балалар рәхәтләнеп  фильм карап, аның геройлары өчен кайгырып утырганнар. Белгечләр сүзләренә караганда,  мондый чаралар  каһарманлыкка әзер булган,  вөҗданлы кешеләр үстерергә мөмкинлек бирәчәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International