Чистайның "Җылы йорт" приютында якташ геройларны искә алганнар

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Кичә Чистайның "Җылы йорт" приютында Җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узган.  Әлеге чара приютта тәрбияләнүчеләр, "Тормыш" доброволецлар үзәге волонтерлары һәм приют хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән. Алар якташ геройлар, сугыш чорында чистайлыларның батырлыклары турында язылган презентацияләр тәкъдим иткәннәр. төрле конкурс, бәйгеләрдә катнашканнар.
Приют белгечләре билгеләгәнчә, әлеге бәйрәм халкыбызның тарихи батырлыклары өчен үсеп килүче яшь буында патриотлык хисләре тәрбияләргә ярдәм итә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International