Иң күп эштән китүчеләр – эшкәртүче җитештерү тармагыннан

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 30 нчы апрельдән алып 6 нчы майга кадәр чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 62 кеше  эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең  башка төрләрендә  дә  очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 49 кеше эшсез дип билгеләнгән.

Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: төзелеш – 39, күчемсез милек белән операцияләр – 30, транспорт һәм элемтә – 20, икътисад эшчәнлеге –19, мәгариф – 18, дәүләт идарәсе – 17  һәм сәламәтлек саклау – 16 кеше.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International