Баулының "Гаилә" социаль приютында ветераннар өчен музыкаль кичә оештырганнар

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Баулыда урнашкан "Гаилә" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә.  Җиңү көне уңаеннан биредә  хезмәткәрләр тарафыннан  "Солдатлар коткарган яз" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелгән.   Бәйрәмгә сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәренең балалары  һәм сугыштан соңгы чор балалары килгәннәр. Приютта тәрбияләнүчеләр матрос биюе башкарганнар, конкурсларда исә хәрби әзерлекләрен күрсәткәннәр.
Чара ахырында ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International