7 нче майдан алып 13 нче майга кадәр булган хисап атнасында эшсезләр санының бераз кимүе күзәтелә. Бер атна эчендә республикада эшсезләр саны 262 гә кимегән. Татарстан буенча тулаем алганда 17191 кеше эшсез дип танылган һәм эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә баскан. Узган атна буенча исә барлыгы 425 кеше эшсез калган. Аларның 325 е - эштән азат ителгәннәр. 228 кеше исә эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткән. 43 кешенең эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.
Билгеләргә кирәк, эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә басканнарның күбесе башкалада һәм Яр Чаллыда яшәүчеләр. Казанда, мәсәлән, теркәлгән эшсезләр саны 3791 не тәшкил итә. Яр Чаллыда исә мондыйлар 2098. Иң аз эшсезләр саны Актаныш районында – бары тик 42 кеше генә.