"Гаилә" үзәгендә бала тудыру учреждениеләре хезмәткәрләре өчен супервизия узачак

2014 елның 13 мае, сишәмбе
15 нче май көнне "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә "Бала тудыру учреждениеләрендә аналарның яңа туган балаларыннан баш тарту очракларына оператив реакция технологиясе" дигән темага супервизия уздырыла.  Әлеге чара бала тудыру учреждениеләре белгечләре, кризислы йөклелек үзәкләре, ТР Сәламәтлек саклау министрлыкларының хатын-кыз консультацияләре хезмәткәрләре өчен оештырыла.
Супервизия кысаларында оператив реакция очракларында ведомствоара хезмәттәшлек, технологияне тормышка ашыру алгоритмнары, баласыннан баш тартырга җыенучы хатын-кызны алдан билгеләү кебек сораулар буенча  РФ  төбәкләре һәм ТР тәҗрибәсен тикшерү күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International