Татарстанда эшче кулларга кытлык саклана бирә

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 46153 вакансия исәпләнә. 7 нче майдан алып 13 нче майга кадәр булган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 3533 кә якын булган. Вакансияләрнең яртысыннан артыгы Казанда тупланган – монда 22227 эшче кирәк. Бу хәл эре шәһәрләр – Яр Чаллы, Алабуга һәм Түбән Камада күзәтелә.   Биредә 6159, 3871 һәм 2965 эшчегә ихтыяҗ бар.

Эш табу өчен  иң авыр җирлекләр булып Кайбыч, Апас һәм Теләче Саба районнары исәпләнә. Аларда 15, 13 һәм 6 гына вакансия бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International