Казанда Халыкара Гаилә көненә багышланган чара үтәчәк

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
17 нче май көнне "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге белгечләре "Гаилә галиҗәнәпләре" дигән бәйрәм кысаларында актуаль гаилә проблемалары буенча белешмәләр бирәчәкләр.  Бу чара Халыкара гаилә көненә багышланган.
Бәйрәмдә балалар  һәм уртак гаилә ялын оештыру буенча әти-әниләргә киңәшләр, юрист, психолог, педагог, медик, икътисадчы, ТКХ өлкәсе белгечләре тарафыннан белешмәләр биреләчәк.  Балалар өчен чүлмәкче осталыгы, театр, тегү, шарлардан чәчәкләр ясау һ.б. буенча дәресләр үткәрелер дип көтелә.
Чара сәгать 11.00 дә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International