Чистайның "Салават күпере" үзәгендә экология темасына түгәрәк өстәл булып узган

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Чистайның "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә "Экологик проблемалар һәм аларны чишү юллары" дип исемләнгән  түгәрәк өстәл булып үткән. Ул экология проблемаларына һәм яшүсмерләргә экологик тәрбия бирүгә багышланган.
Чарада "Салават күпере" үзәге, Түбән Каманың "Веста" үзәге, Норлат "Гармония" үзәге,  "Тормыш" доброволецлар хәрәкәтенә булышлык итү үзәге вәкилләре катнашкан.
Утырышны Чистайның "Салават күпере" үзәге директоры ачып җибәргән. Ул яшүсмерләрнең холыклары формалашуда экологик тәрбиянең мөһимлеге, табигать һәм хайваннар дөньясына карата ихтирамлы караш тәрбияләү турында сөйләгән. Бу мәсьәләдә үзәк белгечләренең эш тәбриҗәсе белән уртаклашкан.
Зур кызыксыну белән катнашучылар "Тормыш" доброволецлар хәрәкәтенә булышлык итү үзәге директоры чыгышын тыңлаганнар. Дискуссиядә яшьләр оешмалары, "Мангуст" волонтерлар отряды әгъзалары да катнашкан.
"Веста" үзәге педагогы һәм Норлатның "Гармония" үзәге вәкилләре  исә  социаль тәэмин итү учреждениеләренең төбәк дәрәҗәсендәге социаль-мәдәни проектларда катнашу тәҗрибәсе хакында сөйләп киткәннәр.
Чараны йомгаклап "Салават күпере" педагогы түгәрәк өстәлдә катнашучыларны "Табигать келәте" дигән иҗади эшләнмәләр күргәзмәсен карарга чакырган һәм 20 июньгә кадәр эшләяәчк әлеге күргәзмәдә катнашырга өндәгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International