Казанда Халыкара ышаныч телефоны көненә багышланган интерактив әңгәмә үткәргәннәр

2014 елның 13 мае, сишәмбе
Халыкара ышаныч телефоны көне кысаларында Казан халыкны социаль тәэмин итү  үзәгендә Казанның Вахитов районында яшәүче балигъ булмаганнар белән "Ышаныч телефоны - ул.." дип исемләнгән интерактив әңгәмә уздырылган.  "Нәрсә ул  ышаныч телефоны һәм нигә кирәк" дигән презентация караганнан соң балалар ышаныч телефоны хезмәте турында һәм бу хезмәт белгечләренә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында белгәннәр. Шулай ук әлеге телефон турында белемнәрен тикшерү буенча анкетада да катнашканнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International