Тукай районының "Шәфкать" үзәгендә балигъ булмаганнарның суицидаль тотышын кисәтү буенча дәрес үткәрелгән

2014 елның 13 мае, сишәмбе
Бүген Тукай районының  "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы  үзәгендә балигъ булмаганнарның суицидаль тотышын кисәтү буенча арт-терапия дәресе үткәрелгән.  Әлеге чарада 6 яшьтән алып 16 яшькә чаклы 16 бала катнашкан.
Бүлекчә психологы Елена Фомина балаларны рәсем ясау өчен яңа материал - пастель белән таныштырган.  Балалар зур кәгазь битләрендә үзләренең кәефләрен ясап күрсәткәннәр.  Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, кечкенәләр үзләренең хисләрен аңлату өчен төсләр куллану буенча зур эш эшләгәннәр. Ахырда бу рәсемнәрдән "Минем кәеф" дип исемләнгән  күргәзмә оештырылган.
Әлеге чара яшүсмерләрнең суицидаль тотышын кисәтүгә юнәлдерелгән "Минем яшисем килә" дигән программа кысаларында үткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International