Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 12 кешене эшкә урнаштырганнар

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Бүген Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылган. Ярминкәдә районның  4 предприятие һәм  оешмасы кадрлар хезмәте вәкилләре катнашкан. Алар арасында: "ПаркХаус Казан", "Гаилә медицинасы клиникасы" ҖЧҖ,  346 нчы, 12 нче  балалар бакчасыннан килгән белгечләр бар. 
Ярминкәгә 55 кеше килгән, шуларның 12сенә эш урыннарына  юллама тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International