Казанда Украина гражданнары өчен гуманитар ярдәм җыю пункты оештырылган

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
Казанда Украинадан качып килгән гражданнар өчен гуманитар ярдәм җыю пункты оештырылган. Азык-төлек, кием-салым, йомшак инвентарь һәм медикаментлар Казанның граждан яклавы Идарәсе каршындагы эзләү-коткару отрядында кабул ителә.  Адресы: Салих Сәйдәшев урамы, 36 нчы йорт. Гуманитар ярдәм кабул итү пункты иртәнге 9 дан 18.00 сәгатькә чаклы эшли. Оператив дежур белән элемтәгә керү өчен әлеге түлек буе эшли торган телефон номеры буенча чылтыратырга мөмкин: 293-30-83. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кайнар линия телефоны да гамәлдә: 292-64-09.
Казан халкы Украина качакларына түбәндәге исемлектән азык-төлек, киемнәр биреп, ярдәм күрсәтә ала:
- 1 елдан да ким булмаган озак саклану сроклы азык-төлек: калай банкада заводта ясалган ит консервылары; итле-боткалы завод консервалары, заводта эшләнгән калай банкада балык консервалары.
-Герметик савыттагы ярмалар, макарон эшләнәмәләр, чәй, шикәр, герметик савытта кофе.
-Йомшак инвентарь: юрган, пледлар, мендәрләр, урын-җир комплектлары,  балалар, ирләр, хатын-кызлар өчен җылы киемнәр, аяк һәм баш киемнәре.
 Медикаментлар вакытлыча урнаштыру пукнты соравы буенча кабул ителә.
Инфекцияләр таралу куркынычын кисәтү максатыннан барлык гуманитар ярдәм яңа булыргатиеш:  савыт, пакетларның төзек булуы, этикеткалар булу мәҗбүри.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International