Бөгелмәнең "Ялкын" приюты карамагындагы балалар "Робинзон" хәрби-патриотик слетында катнашкан

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
Шушы көннәрдә Бөгелмәдә урнашкан "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют карамагындагы балалар  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган "Робинзон" хәрби-патриотик слетында катнашканнар. Яхшы итеп оештырылган сәламләү Бөек Ватан сугышы ветераны, Яр Чаллыда яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия  бирү буенча комиссия рәисе Степан Уразаев тарафыннан аеруча билгеләнгән. Балалар шулай ук каршылыклар полосасын узу, противогаз киеп йөгерү,  Калашников автоматын сүтеп җыю, пневматик коралдан атуда да сынатмаганнар. Интеллектуаль турда да белемнәрен күрсәтә алганнар. 
Актив катнашканнары өчен Бөгелмәнең "Ялкын" приюты командасы диплом һәм 3 мең сумга сертификат белән бүләкләнгән. Балалар бу ярышлардан бик канәгать булып кайтып киткәннәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International