Җитештерүдә тагын бер бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 2 нче сентябрьдән 4 сенә чаклы  үлем белән тәмамланган бер бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Бу хәл 2 сентябрьдә Казанның "Авиамотор" ААҖдә була. 5 нче номерлы цехта  предприятие хезмәткәрендә йөрәк өянәгеннән үлеп китә. 

Авыр һәм төркемле бәхетсезлек очраклары бу вакыт аралыгында теркәлмәгән. 

Хәзер әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International