Кукмара районы предприятиеләре эшсезләргә эш урыннары тәкъдим итәчәкләр

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
Иртәгә Кукмара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшсез гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештыралар. Әлеге чарада Кукмара районы предприятиеләре вәкилләре катнашыр дип көтелә. 
Ярминкәдә гражданнарны хезмәт базарындагы хәл, вакансияләр банкы, районның эш бирүчеләре турында мәгълүмат белән таныштырачаклар. 
Чара иртәнге сәгать 10.00 да башлана. 
Уздыру урыны: Кукмара шәһәр тибындагы бистәсе, Ворошилов урамы, 44 нче йорт. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International