Чистайның "Салават күпере" үзәге белгечләре тарафыннан "Без терроризмга каршы" дигән акция уздырылган

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
Шушы көннәрдә Чистай "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Мангуст" яшүсмер-яшьләр отряды белән берлектә "Без терроризмга каршы" дигән акция уздырганнар. 
Волонтер отряды активистлары узып баручыларга террорның экстремистик асылын ачучы, җәмгыять урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итү, җаваплылык тәрбияләүгә өндәүче буклетлар таратканнар. 
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, җәмгыять игътибарын терроизм һәм экстремизм проблемаларына юнәлтү, толерантлык, үзара ихтирам  тәрбияләү - бу террористик кәефләрне кисәтүнең иң яхшы ысулы. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International