Әлмәт халкына "Лента" ҖЧҖ тарафыннан 200 вакансия тәкъдим ителгән

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан "Лента" ҖЧҖ предприятиесе кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында эш бирүче көне уздырылган. Үзәк фойесында эшсез гражданнарның предприятие белгечләре белән очрашучы оештырылган. Биредә алар әңгәмә уза, оешмада булган вакансияләр, эш шартлары, хезмәт хакы белән таныша алганнар. 
Ярминкәдә сатучы-кассир, секция җитәкчесе урынбасары, баш кассир, клентлар белән эшләү бүлеге белгече, сатучы-логист, йөк төяүче йөртүчесе, контролер, пешекче, ипи пешерүче һ.б. белгечлекләр буенча барлыгы 206 вакансия тәкъдим ителгән. 
Чарага 90 кеше килгән. 15 кешегә эш урынына юллама тапшырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International