Татарстанлылар Корбан бәйрәменә 4,5,6 нчы октябрьдә ял итәчәкләр

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе

 Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, республика оешма һәм предприятие эшчеләренең күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, хәбәр итә

Татарстан Республикасының 1992 нче елның 19 нчы февраленнән  № 1448-XII "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәр һәм истәлекле даталар турында" дигән законы нигезендә Татарстанда Корбан бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн булып санала. 

Әлеге закон нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Президентының 2014 нче елның 1 нче июленнән  "2014 нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көнен билгеләү турында" № УП-623 нче Указы белән  2014 нче елда Корбан бәйрәме  4 октябрь туры килә дип билгеләнгән. 

Әмма 2014 нче елда 4 нче октябрь - эшләми торган бәйрәм көне -  шимбә ялына туры килә. РФ Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә гадәти ял һәм эшләми торган бәйрәм көн бергә туры килгән очракта  ял көне бәйрәмнән соңгы көнгә күчерелә диелгән. Димәк, 4 октябрь -  шимбә ялы 6 октябрь - дүшәмбегә күчерелә. 

Шулай итеп, Татарстан Республикасында 2014 нче елда 4,5, 6 нчы октябрь ял көннәре булып санала. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International