Татарстан предприятиеләрендә узган атнада 8 бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакында  мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 22 нче сентябрьдән 29 нчы сентябрьгә чаклы 4 үлем белән тәмамланган,  1 авыр һәм 3 төркемле  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Үлемгә китергән бәхетсезлек очрагы 24 нче сентябрь көнне булган.  Калайларны  күперле электр краны белән күчергән чакта йөк арбасы көпчәкләреннән капкач ычкынып киткән һәм шул капкач  ЭВМ операторына төшкән.  Нәтиҗәдә Яр Чаллы "Кама тимер түбә заводы" ҖЧҖ хезмәткәре үлгән. 

Хисап атнасы өчен беренче авыр бәхетсезлек очрагы Аксубай районы  "Аксу" - "Сөт иле" ҖЧҖдә булган. 17 нче сентябрь көнне кырда таналар көткән чакта ат урыныннан ычкынып киткән һәм терлекчене аударган. Ул эчен һәм кабыргаларын җәрәхәтләгән. 

Шул ук көнне  Сырцов Н.Н. шәхси предприятиесендә дә авыр җәрәхәт очрагы теркәлгән. Горький исемендәге Яшел Үзән заводының 17 нче цехы җыючысы ике аягын һәм башын җәрәхәтләгән. 

19 нчы сентябрьдә өченче авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Тукай районында урнашкан "Бегишево аэропорты" ААҖ электромонтерына яктырткыч багананың бер өлеше ауган. 

Сәламәтеккә авыр зыян китергән бәхетсезлек очрагының  бу атна өчен соңгысы 22 сентябрьдә Казан-Оренбург юлының 331 нче километрында теркәлгән. Биредә "Норлат УТТ" ҖЧҖ хезмәткәре юл-транспорт һәлакәтенә очраган һәм умырткасын сындырган.

Хисап атнасында шулай ук 3 төркемле бәхетсезлек очрагы да теркәлгән. 22 нче сентябрьдә Чирмешән районы  "ГРИЦ" ААҖ предприятиесе электромонтерларын электр тогы суга. 

Урыссу-Бөгелмә автоюлының 38 нче километрында  М-5 трассасына чыгу өлешендә юл-транспорт һәлакәте була. Нәтиҗәдә, Бөгелмәнең  "Ак Барс" ААҖ филиалының ике  хезмәткәре үлгән, ә бер хезмәткәрнең аягы һәм кабыргалары җәрәхәтләнгән. 

 25 сентябрьдә Азнакай-Бөгелмә юлында да авария булган. Биредә исә Бөгелмә тире-венерология диспансеры машина йөртүчесе үлгән, ә баш врач исә реанимациядә ята.

Барлык очраклар буенча да тикшерү бара. 




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International