Координация советының чираттагы утырышында Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычларны вакытында түләү турында сөйләштеләр

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе каршысында халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.  Утырышның төп темасы – оешмалар тарафыннан үтәлә торган  мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре. Утырыш министрның беренче урынбасары  Айрат Хәсәнов җитәкчелегендә узды.

Биредә  Казан шәһәре, Әлмәт, Лениногорск, Мөслим, Чистай муниципаль районнарындагы бурычлы предприятиеләрдә мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләү  буенча ситуация хакында сөйләшү булды. Утырышка бурычлы предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм тормыш сыйфатын арттыру, муниципаль оешмаларның керемнәрен  легальләштерү буенча җирле тармакара  комиссияләр рәисләре дә  чакырылган иде.   

Нәтиҗәдә, бурычлы оешмалар, бурычларын 1 октябрь  - 1 ноябрьгә каплап бетерү шарты белән, Координация советы һәм җирле комиссияләр контроле астында калдырылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International