Хезмәт хакын түләү буенча бурычлары булган унике оешманың җитәкчесе 26 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында узган халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышына чакырылган иде.
Казанның бурычлы предприятиесе – Татарстанның фәннәр Академиясе институты хокукында «Дулкын» гравитация-дулкынлы тикшеренүләр фәнни дәүләт идарәсе үзәге», «ТАТФЛОТ» судно компаниясе» ААҖ, «ТРО «Холод» ААҖ. Буа районыннан – “Ак Барс Буа” ҖЧҖнең 3 нче номерлы филиалы; Чистай районыннан «Чистопольский судостроительно-судоремонтный завод» ҖЧҖ, «Чистопольское УПП «Реглан». Мөслим районыннан «СӨТ ИЛЕ» «Урожай» ҖЧҖ филиалы, “Мөслим икмәк кабул итү предприятисе” «СӨТ ИЛЕ» ҖЧҖ филиалы. Координация советы утырышы кысаларында шулай ук Әлмәт районыннан “Радиоприбор” Әлмәт заводы”, “Алсу” оекбаш фабрикасы ААҖ, “Әлмәт тимер-бетон эшләнмәләр заводы” , Лениногорск районы ДОСААФ эше дә каралды.
Бу бурычлы оешмалар, бурычларын 1 октябрь - 1 ноябрьгә каплап бетерү шарты белән, Координация советы һәм җирле комиссияләр контроле астында калдырылдылар.