Министрлыкта социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе эш төркеме утырышы булып узды

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү  һәм социаль яклау министрлыгында социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе эш төркеме утырышы булып узды.   Утырышта министрның беренче урынбасары Айрат Хәсәнов җитәкчелек итте. 
Социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе эш төркеме утырышында  социаль партнерлык яклары тарафыннан әзерләнгән түбәндәге мәгълүмат тикшерелде:
- 2014 нче елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы эш бирүчеләре берләшмәләре Координация советы арасында социаль-икътисади сәясәт һәм социаль партнерлыкны үстерү турында;
- 2015 нче елга Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеше һәм Татарстан Республикасының бюджеты социаль параметрлары прогнозы;
Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы эш бирүчеләре берләшмәләре Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты  арасында 2015-2016 нчы елларга социаль-икътисади сәясәт һәм социаль партнерлыкны үстерү турында;
-2014 нче елда "Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы" Бөтенрусия конкурсының республика этабын уздыру турында.
Әлеге сораулар буенча кирәкле материалларны Комиссияның чираттагы утырышында карау  турында карар кабул ителде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International