Балигъ булмаганнар өчен учреждениеләр белгечләре гамәли семинарда катнашканнар

2014 елның 26 сентябре, җомга

Бүген Алабуганың "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Балалар һәм яшүсмерләрдә Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләү буенча нәтиҗәле практикалар"  дигән республикакүләм семинар уздырылган. Чара Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге белән берлектә оештырылган. Семинар эшендә 40 тан артык белгеч: балигъ булмаганнар өчен махсус учреждениеләр, музей хезмәткәрләре, Алабуга районында балалар һәм яшүсмерләрне этник-мәдәни яктан тәрбияләү белән шөгыльләнүче ТР яшьләр берләшмәләре вәкилләре катнашкан. 

Семинар кысаларында Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән проектлар республика конкурсына да йомгак ясалган. Конкурс комиссиясенең рейтинг бәяләренә карап,  җиңүчеләр билгеләнгән.  

"Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләү буенча балигъ булмаганнар өчен махсус учреждениеләр арасында иң яхшы эш оештырган учреждение" номинациясе буенча 1 нче урынны жюри Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына "Курчаклар кече музее" проекты өчен биргән. 2 нче урында - "Туган як байлыгы" проекты белән Әгерҗе "Ласка" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты. 3 нче урында "Мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге баларны туган якның милли мәдәниятенә җәлеп итү ысулы буларак халык уеннары" проекты өчен Аксубайда урнашкан "Мечта" приютына  бирелгән.

Махсус приз Яшел Үзән "Гнездышко" социаль приютына тапшырылган.

Икенче номинация -  "Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләренә карата хөрмәт кебек сыйфатларны үзләштерү буенча  эш оештырган балигъ булмаганнар өчен махсус учреждениеләр арасында  иң яхшы эш тәҗрибәсе".  Бу номинациядә җиңүче - Бөгелмәнең "Ялкын" социаль приюты. Ул конкурска "Башлангычлар" кече музее программасын тәкъдим иткән булган. 

3 нче номинация "Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләренә карата хөрмәт кебек сыйфатларны үзләштерү буенча социаль-ориентлашкан коммерцияле булмаган, иҗтимагый оешмалар белән бергә   эш оештырган иң яхшы балигъ булмаганнар өчен махсус учреждение" дип аталган. Бу номинациядә абсолют җиңүче дип Алексеевск районында урнашкан "Забота" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты танылган. 

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International