26 сентбярь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында узган социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршысында халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышында алты министрлыктан килгән вәкилләр катнашты. Бу - Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау; финанс; икътисад; сәүдә һәм сәнәгать; авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек; транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыклары. Шулай ук совет эшендә Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү Фондының җирле бүлеге, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте Федераль Идарәсе, Татарстан Республикасы икътисад һәм социаль тикшеренүләр үзәге, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе дә катнашты.