Өлкәннәр декадасы кысаларында Лаеш шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе оештырылган. “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре бу юлы да үзләре карамагындагы әби-бабайлар турында онытмаганнар, чөнки алар инде олы яшьтә булу сәбәле янбакчада үзләренә яшелчәләр үстерерлек хәлдә түгел.
Иртә таңнан социаль хезмәткәрләр олылар өчен дип бәрәңге, кишер, суган, ит алып, азык-төлекләрне өлкәннәрнең өйләренә китереп биргәннәр.
Өлкән гражданнар бик канәгать булып, игътибарлары, ярдәмнәре өчен социаль хезмәткәрләргә чын күңелдән зур рәхмәт әйткәннәр.