Бүген Түбән Камада өлкәннәргә эш урыннары тәкъдим итәчәкләр

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
8 октябрь көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Эшкә урнашу теләге булганнар өчен түбәндәге вакансияләр буенча эш тәкъдим ителәчәк: электромонтер, урам себерүче, биналарда  комплекслы  хезмәт күрсәтү буенча эшче, лифтчы, пешекче, фельдшер, шәфкать туташы, табиб, кер юу машинисты, тәрбияче, кастелянша, каравылчы һ.б.
Ярминкә 222 нче кабинетта була. 14.00 сәгатьтә башлана. 
Белешмәләр өчен телефон:8(8555)41-07-00.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International