Түбән Каманың "Милосердие" үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе карамагындагы өлкәннәрне Яр Чаллы дельфинариена алып барганнар

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Ел саен Түбән Кама "Милосердие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм әзерли. Бу елны үзәккә Яр Чаллы дельфинарие  бүләк ясаган. Октябрь аенда тернәкләнү узучы өлкәннәр өчен җиредә уза торган даими тамашага  махсус бушлай билетлар бүлеп бирелгән. Барлык уңайлыклары булган автобус белән исә  исә хәйрия шартларында Түбән Каманың 1 нче номерлы  АТП тәэмин иткән. 
Чарага 30 пенсионер барган. Шоу һәркемгә бик ошаган. Өлкәннәр бу чараны оештырган өчен зур рәхмәт белдергәннәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International