Татарстан Республикасы Президенты имзалаган 2014 нче елның 6 нчы октябреннән 965-УП номерлы Указ нигезендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры итеп Эльмира Әмир кызы Зарипова билгеләнде. Моңарчы ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Граждан хәле актларын теркәү идарәсе (ЗАГС) башлыгы булып эшләде.
Зарипова Эльмира Әмир кызы 1974 елның 24 апрелендә Казанда туган. 1996 елда тарих белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын, 2002 елда – “Дәүләт һәм муниципаль идарә” белгечлеге буенча Идел буе дәүләт хезмәте академиясен, 2011 елда юриспруденция белгечлеге буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясен тәмамлаган.
1994 елда Казанның 126 нчы мәктәбендә татар теле укытучысы, 1996-1998 нче елларда ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры референты, 1998-1999 елларда ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты бүлегенең кече фәнни хезмәткәре булып эшләгән. 1999-2000 елларда - Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре хакимиятенең оештыру бүлеге әйдәп баручы белгече; 2000-2001 елларда - Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре хакимиятенең мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге мөдире; 2001-2005 елларда - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты социаль үсеш бүлеге башлыгы урынбасары; 2005-2007 елларда – Татарстан Республикасы социаль яклау министрының беренче урынбасары; 2007-2008 елларда - Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары; 2008-2014 елларда - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Граждан хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы.
Гыйльми дәрәҗәләре:
10.02.2009 – педагогия фәннәре кандидаты.
Бүләкләре:
“Казанның 1000-еллыгы истәлегенә” медале (2005);
"Россия Пенсия фондының 20-еллыгы" истәлек билгесе (2010);
"1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65-еллыгы" истәлек медале (2010);
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының мактау грамотасы (2010);
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының “Тырышлык өчен” медале (2011);
“Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен” медале (2012);
"Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре" мактаулы исеме (2014);
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының “Булышлык өчен” көмеш медале (2014).