Биектауның "Өмет" үзәге карамагындагы өлкәннәр өчен ярминкәдә социаль такси эшләгән

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан авыл хуҗалыгы ярминкәсендә социаль такси эшчәнлеге оештырылган. Пенсионерларның сатып алган авыл хуҗалыгы продукциясен аларның өйләренә кайтарып биргәннәр.
 Район ярминкәсендә шулай ук "Мәрхәмәт кәрҗине" дә куелган булган. Мәктәпләр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре ялгыз өлкәннәргә яшелчәләр бүләк иткәннәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International