Балтач “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан ата-аналар клубы утырышы уздырылган

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе

Балтач “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә учетта торучы гаиләләр өчен “Забота” клубы әгъзалары белән чираттагы җыелыш шушы көннәрдә Яңгул авылы китапханәсендә уздырылган. Бу чараның максатлары ата-аналарны балалары белән дөрес аралашырга өйрәтү, аларны мәгариф сораулары буенча агарту, аралашучан, тормышны яратучы шәхес тәрбияләү серләренә төшендерүдән гыйбарәт булган.

Очрашуда ММЧ вәкилләре, социаль педагог, психолог, “Наз” үзәге белгечләре һәм 8 гаилә кешеләре катнашкан.

Чара барышында “Әнигә хат” дигән видеоязма карап үтелгән. Төрле мимикалар белән фотосессия уздырылып, аларның кешеләрнең кәефенә йогынтысы тикшерелгән.

Чара ахырында белгечләр һәр гаилә белән аерым аралашып, аларның гозерләрен тыңлаганнар, киңәшләр биргәннәр. Мохтаҗлыгы булганнарны “Хәйрия” кулланылышта булган кием-салым бирү кибетенә чакырып калганнар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International