ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Кичә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагында булган өлкәннәр “Социаль туризм” программасы буенча Саба районы Лезхоз авылында урнашкан “Урман хужалыгы” музеена сәяхәт кылдылар.

20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 13 нче октябрьдән 17 сенә чаклы 1 үлем белән тәмамланган һәм 2 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

29 октябрьдә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны квоталы эш урыннарына урнаштыру буенча түгәрәк өстәл уздырылачак.
Бу көннәрдә Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды. Биредә “Шифа” ҖЧҖнең кадрлар хезмәте һәм җитештерү цехы җитәкчеләре,  Азнакай районы буенча сугыш коммисариаты бүлеге вәкиле катнашты.
23 нче октябрь көнне Татарстан Республикасы  Иҗтимагый палатасында 14 тән 18 сәгатькә чаклы   "Йорт спорт мәйданчыклары: балалар өчен куркынычсызлык һәм уңайлылык" дигән кайнар линия эшләячәк.

17
октябрь, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү  һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Эфир” телеканалында “Актуаль тема” тапшыруында чыгыш ясый. 
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. 
44 миллион  38 мең күләмендә хезмәт хакы буенча бурычлар  оешмаларның түләү өчен шәхси мөмкинлекләре булмау сәбәпле җыелган. Акчаларын күрергә интеккән хезмәткәрләр күбесенчә авыл хуҗалыгы тармагында – 1847 кеше. 
Узган сентябрь аенда Татарстан Республикасы предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын актив рәвештә түли килделәр. Бу уңайдан бурычлар иң күп кимегән өлкә дип эшкәртүче җитештерү тармагы танылды – монда бурычлар 25 миллион 128 меңгә кимегән. 

Узган сентябрьдә Татарстанның бурычлы предприятиеләре үзләренең хезмәткәрләренә хәйран гына сумма акчаларын түләсә дә, республикада хезмәт хакы буенча бурычларның гомуми күләме зур кала бирә. Бүген бу сумма 44 миллион 38 мең сумны тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International