Лаеш районында хезмәт хакы буенча иң күп бурычлар исәпләнә

2014 елның 17 октябре, җомга

Узган сентябрьдә Татарстанның бурычлы предприятиеләре үзләренең хезмәткәрләренә хәйран гына сумма акчаларын түләсә дә, республикада хезмәт хакы буенча бурычларның гомуми күләме зур кала бирә. Бүген бу сумма 44 миллион 38 мең сумны тәшкил итә.

1 нче октябрьгә иң күп бурычлар Лаеш районында күзәтелә. Биредә бурычлы предприятиеләр үзләренең эшчеләренә 15 миллион сумга якын хезмәт хакы түләмәгән. Мөслим районы да Лаештан әллә ни калышмый – монда бурычлар суммасы 13 миллионга якын - төгәлрәк әйтсәк, 12 миллион 953 мең сум. Бу районнардан соң исә республика башкаласы Казан килә – биредә бурычлар 11 миллион сумга якын.

Хезмәт хакы буенча бурычлар шулай ук түбндәге шәһәр-районнарда да бар: 2 миллион 353 мең – Теләче районнарында, 2 миллион 50 мең – Яр Чаллыда, 1 миллион 108 мең – Чистайда.

Республиканың башка районнарындагы предприятиеләрдә хезмәт хакы буенча бурычлар күзәтелми.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда бюджет финанславы җитмәү сәбәпле хезмәт хакы түләнмәү очраклары юк. Барлык бурычлар да предприятиеләрнең үзләренең акчасы булмау сәбәпле тупланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International