Узган сентябрь аенда Татарстан Республикасы предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын актив рәвештә түли килделәр. Бу уңайдан бурычлар иң күп кимегән өлкә дип эшкәртүче җитештерү тармагы танылды – монда бурычлар 25 миллион 128 меңгә кимегән. 14 миллион 864 меңгә бурычлар транспорт өлкәсенә караган оешмаларда кимесә, 4 миллион 178 мең сум күләмендәге бурычлар төзелеш өлкәсендә капланган.
Уңай хәлне авыл хуҗалыгы өлкәсе бераз бозып тора. Биредә бурычлар кимемәгән, арткан. Көз айлары ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерелгән продукцияне сату вакыты булуга карамастан, бурычларның гомуми суммасы 4,5 миллионга арткан.
Республика буенча алганда исә хезмәт хакы бурычлары 1 сентябрьгә булган вакытка караганда 47 миллион 556 мең сумга кимегән, бу 51,9%ны тәшкил итә.