Бу көннәрдә Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды. Биредә “Шифа” ҖЧҖнең кадрлар хезмәте һәм җитештерү цехы җитәкчеләре, Азнакай районы буенча сугыш коммисариаты бүлеге вәкиле катнашты.
Эш бирүчеләр тарафыннан түбәндәге белгечлекләр буенча 40 вакансия тәкъдим ителде: сатучы-кассир, сатучы-консультант, сәүдә залы администраторы, кладовщик, йөкче, тикшерүче һәм башкалар.
Чарага 74 кеше килгән. Ярминкә барышында алар шулай ук эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырылган. Азнакайлыларның сорауларына җаваплар бирелгән.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратларында, катнашучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль вакансияләр турында сөйләгән.