Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Эфир” телеканалында “Актуаль тема” тапшыруында чыгыш ясый. Туры эфир режимында барачак программада министр Татарстанда 1 нче октябрьдән 10 нысына чаклы уздырылган Өлкәннәр декадасы нәтиҗәләре турында сөйләячәк. Әңгәмә барышында шулай ук Россия Федерациясе халкына социаль хезмәт күрсәтү турында яңа закон чыгу сәбәпле социаль яклау системасында булачак яңарышлар, үзгәрешләр турында да сөйләшү көтелә.
Татарстанлылар үзләрен борчыган сорауларны “Актуаль тема” тапшыруы редакциясенә чылтыратып бирә алалар.