Кичә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагында булган өлкәннәр “Социаль туризм” программасы буенча Саба районы Лезхоз авылында урнашкан “Урман хужалыгы” музеена сәяхәт кылдылар.
Үзәк белгечләр сүзенә караганда, музей районның урманчылыгына багышланган. Монда районның тарихын, данлыклы хезмәтчәннәрен, урман хужалыгы житәкчеләренең фотоларын күрергә мөмкин. Шулай ук музейда Саба урманчылыгы цехында эшләп чыгарылган сувенирлар, музейны булдыру өстендә күп хезмәт куючыга багышланган язмаларны курергә була.
Музей белән танышу тәмамланганнан соң, сәяхәт сувенирлар ясау цехында дәвам итте. “Наз” үзәгендә ял итүчеләр биредә эшләүче осталар кулы белән ясалган сувенирлар алу теләген дә белдерде.