44 миллион 38 мең күләмендә хезмәт хакы буенча бурычлар оешмаларның түләү өчен шәхси мөмкинлекләре булмау сәбәпле җыелган. Акчаларын күрергә интеккән хезмәткәрләр күбесенчә авыл хуҗалыгы тармагында – 1847 кеше. Шулай ук төзелеш өләксендә тир түгүче 256 кеше дә хезмәт хаксыз калган. Эшкәртүче җитештерү тармагында исә 105 кеше “бушка” эшли. Хезмәт хакы алмаучылар иң аз булган өлкә исә – балыкчылык тармагы. Монда 14 кешегә эшләгән өчен акча түләнми калган.
Шуны билгеләргә кирәк, Татарстанда бюджет финанславы җитмәү сәбәпле хезмәт хакы түләнмәү очраклары юк.
Барлык бурычлы предприятиеләрнең эшләре дә социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышында каралачак.