29 октябрьдә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны квоталы эш урыннарына урнаштыру буенча түгәрәк өстәл уздырылачак. Мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк: кабельщик, химик анализ лаборанты, ярдәмче эшче, әсбапчы, территория җыештыручысы, электромонтер, слесарь-төзекләндерүче һәм аппаратчы.
Чара Түбән Кама шәһәре, Бызов урамы, 20а йорты, 207 нче кабинетта була. 14.00 сәгатьтә башлана.
Белешмәләр өчен телефон:8(8555) 42-68-00.