ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Добро” театр студиясе – балаларны иҗади яктан үстерү, курчак театрын формалаштыру һәм спектакльләр куюга юнәлдерелгән проект ул. 

22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген министрлыкта экспертлар  комиссиясе  “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” конкурсының республика этабында катнашучыларның гаризаларын карадылар. 

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Казан шәһәренең Совет районы прокуратурасы йөкләмәсе буенча «Стройком» ҖЧҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар. 

Шушы  көннәрдә Кукмара районында “Киләчәккә билет” дип исемләнгән һөнәрләр турында иншалар конкурсының район этабына нәтиҗәләр ясалган.  Конкурста 7-10 нчы сыйныфларда белем алучы балалар катнашкан. 

Шушы көннәрдә “Татарстан Республикасында хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек оештыру” дигән Республика  ачык форумы булып узган. Әлеге чарага 100дән артык белгеч: Иҗтимагый палата, министрлыклар, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре, гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләр белгечләре, Россиянең төрле төбәкләреннән тармак белгечләре җыелган. 

28 октябрь көнне Менделеевск  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачаклар.

Шушы араларда Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре  тарафыннан чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Алабуга” ачык икътисад зонасына экскурсия оештырылган.


21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан куркынычсыз хезмәт шартларын һәм эшләүчеләрнең сәламәтлеген  тәэмин итү максатларында  "Сәламәтлек һәм куркынычсызлык" дигән конкурс игълан ителде. Конкурсның максаты шулай ук хезмәтне саклау өлкәсендә  фән, технологияләрне үстерүгә, гамәли мәсьәләрне чишүгә зур өлеш    керткән  галимнәр, практикларны бүләкләүдән гыйбарәт. 
Шушы көннәрдә Чирмешән районы "Изге йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләрне "Яшь социаль хезмәткәр мәктәбе" программасы буенча укыта башлаганнар. 
Шушы көннәрдә Минзәлә "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балаларның әти-әниләре белән җыелыш узган. Чарага Әлмәт, Зәй, Тукай районыннан да әти-әниләр килгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International