ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондыннан грант ярдәме алган 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында эшчәнлеген дәвам итә.

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында интерактив профилактик уен-әңгәмә узды.

Түбәнкамалы Айнур таксист булып эшләгән. Махсус хәрби операциягә ул 2022 елның октябрендә китә. Бүген ул өлкән лейтенант званиесен йөртә.

Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен «Өстәл әзерләү» темасына дәрес үткәрделәр. Чара «Көнкүреш адаптациясе» технологиясе кысаларында уздырылды.


21
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Иннополис шәһәре волонтерлары белән берлектә бәйрәм мастер-классы үткәрделәр.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Россиядә Гаилә елы кысаларында Балтачта «Дулкын» бассейнында «Наз» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, «Беренчеләр хәрәкәте», «Волонтер» үзәге активистлары һәм «көмеш» волонтерлар «Әти белән вакыт» дигән чара үткәрделәр. Чарага дүрт һәм аннан да күбрәк балалы әтиләр һәм үз балаларын ялгыз тәрбияләүче әтиләр чакырылган иде.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында ярма терапиясе элементлары белән пластилинография буенча мастер-класс үткәрелде. Көзге тема сайладылар – гөмбә сурәтләргә булдылар.

Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Төп закон – һәркем өчен дә бер» хокукый сәгате уздырылды. Чараның максаты – балигъ булмаганнарның хокукый культурасын формалаштыру һәм башлангыч хокукый белемнәрен гомумиләштерү.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Әтиләр көненә багышланган чараны «Хатирәләр минуты» дип атадылар. Сүзне әтисе турында хикәя әзерләгән 91 яшьлек тыл хезмәтчәне Лариса Отставновага бирделәр. Ул бүгенге көнгә кадәр аның хатларын һәм фотосурәтләрен, хезмәттәшләреннән аның турында хатирәләрен кадерләп саклый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International